Тырыш, намус Халимә Абдрашитова Агач – җимеше белән, ке-ше - эше белән. Агачны яфрак бизәсә, кешене хезмәт бизи, дип халык юкка әйтмәс. Чыннан да, янәшәбездә тырыш хезмәтләре белән гомер кичерүче халкыбыз белән данлы без. Кеше хезмәте белән бә-хетле. Һәр кеше хезмәтен яратып, һәр эшне тырышып, җиренә җиткереп башкарса, эшләгән эшеннән тәм таба һәм нәтиҗәсен күреп сөенә. Шундыйларның берсе Муся кызы Халимә Абдрашитова. Ул 1932нче елның 20нче декабрендә Мордва АССРның Инсар районы Яндовище авылында туа. Балачактан ук хезмәтнең тәмен белеп үсә, чөнки алты балалы гаиләдә күп эшләргә, күп тырышырга туры килә. Аның әтисен, Муся Алим улы Алыковны (1905 елда туган), 1942нче елда Бөек Ватан сугышына алалар. Ул Ленинград янында барган каты сугышларның берсендә батырларча һәлак була. Ә Халимәнең әнисе, Хәерниса Исмәгыйль кызы, зирәклелек һәм эш сөючәнлек күр-сәткече булган. Колхозларында көндез эшләсә, төннәрен Бөек Ватан сугышындагы солдатларыбызга носки, бияләйләр бәйләгән. Шул ук вакытта, кызлары Хәлимә белән Зәйдәне дә тиешле тәрбия биреп үстергән, тик Зәйдә иртә бакыйлыкка күчкән. Халимә Муся кызы, Рузаевка рай-онының татар язучысы Шәриф Камал авылына күчеп, ягъни Татар Пешләсе авылында гомер итә. Эш стажы – 41 ел. Берникадәр вакыт Рузаевка трикотаж фабрикасында закройщица булып эшләгәннән соң, пенсиягә кадәр гомерен Куйбышев тимер юлына караган «Рузаевкий отдел рабочего снабжения (ОРС)»да пекарь булып эшләгән; халыкны хуш исле, тәмле ипи белән тәэмин иткән. Ул тормыш юлларын намус белән үтә. Оешманың җитәкчеләре Халимә Мусеевна Абдрашитованың тырышлыгын күреп бүләкләр, грамоталар һәм дипломнар белән билгеләп үткәннәр. Тыйнак, хезмәттә хөрмәт тойган кеше, дүрт кызына, тормыш иптәше Хабибулла Хәсән улы белән бергә - Халидәгә, Хадиягә, Розага, Риммага тиешле тәбия биреп үстергән олы ана ул. Алар барысы да тормышта үз урыннарын, яраткан профессияләрен (Халидә - Рузаевка тимер юлында кассир-контролер, Хадия – Рузаевка Горгазы бухгалтеры, Роза – Рузаевка тегү фабрикасында тегүче, ә Римма – шул ук фабрикада кассир, аннары - КС Банкта) табып, матур гына тату гаиләләре белән яшиләр. Бүген Муся кызы Халимәне шатландырып 7 оныгы - Радик, Галия, Марат, Ринат, Руслан, Ләйлә, Артур һәм 11 оныкчыгы үсә. Ул балалар өчен генә түгел, якыннары, танышлары өчен дә үрнәк булып тора. Аның намуслылыгы, кешеләр турында кайгыртучанлыгы һәркемне гаҗәпләндерә. Ә аның бөтен тормышы - ачык китап, ул аның битләрендә көн саен яхшы эшләр язып гомер итә. Күңел шатлыгы, ихтыяр көче, игелек, мәхәббәт, кайгыртучанлык сездән аңкып тора. Һәрвакытта да туганнарыгыз һәм якыннарыгыз, сезнең таянычыгыз һәм ярдәмчеләрегез булсын. 90 яшендә дә тән сихәтлегенә куанып, тыныч һәм имин тормышка сөенеп яши тыл ветераны Халимә Муся кызы Абдрашитова. Бүген дә зирәк зиһене, үткен хәтере хәйран калдыра. Сезгә сәламәтлек, күңел җылысы, бары тик шатлыклы вакыйгалар көтсен алда, дигән теләкләр юллыйбыз.   Наилә НАСЫРОВА